19 октябрь көнне «Татарча диктант " акциясе узачак

2019 елның 4 октябре, җомга

Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан башлап "Татарча диктант" белем бирү акциясен уздыра. Үткән елда анда РФнең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән 2000нән артык кеше катнашты. Акция хаталарсыз язу, әдәби татар телен белү, нинди орфографик һәм грамматик хаталар җибәрүеңне тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый алачак.

2019 елда бу акция 19 октябрьдә 13.00 сәгатькә планлаштырылган. Диктантта катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә акция отличниклары кыйммәтле бүләкләр алачак.

Проектның операторы - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

«Татарча диктант " Россиянең 20 илендә һәм 60 төбәгендә узачак. Беренче тапкыр диктант Ростов-Донда, Калининградта, Ханты-манси автономияле округында , Удмуртия, Мордовиядә, Ульяновск өлкәсендә, Пенза өлкәсендә, Тыва Республикасында, Сахалин өлкәсендә, Киров өлкәсендә, Ямал-Ненец автономияле округында, Кемерово өлкәсендә, Чуашстанда, шулай ук Канадада, Төркия, АКШ, Литва, Франция, Австрия, Беларусь, Италия, Бөекбритания һәм Болгариядә язылачак. Быел акциягә Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре дә кушылачак.

Хөрмәтле ютазылылар!

Ютазы районында акция 19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә Урыссудагы 3 санлы мәктәптә (Пушкин урамы, 22а), Бәйрәкә, Акбаш, Каразирек, Ютазы, Кәрәкәшле, Әбсәләм, Димтамак, Кече Урыссу, Иске Урыссу мәктәпләрендә узачак.

"Татарча диктант"ның дәвамы – 2 сәгать. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылачак. Сертификатлар 30 ноябрьгә кадәр http://diktant.tatar/. сайтында урнаштырылачак. Белем бирү акциясен үткәргәннән соң, диктант тексты «Ютазы таңы» район газетасында, Ютазы муниципаль районы сайтында урнаштырылачак.

Конт. белешмәләр өчен телефоннар: 8 (5593)2-60-25, 8-937-776-30-91.

Сезне "Татарча диктант"акциясендә катнашырга чакырабыз. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International