Яхшы кәеф бүләк иткәннәр

2019 елның 4 октябре, җомга

Урыссу үзәк район хастаханәсе бүлекчәләрендә дәваланучы пенсионерлар янында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район ветераннар советы әгъзалары булып киткән.

Район ветераннар советының иң актив әгъзалары Рәсимә Камалетдинова, Вячеслав Сибагатов һәм Рима Муллагалиева медучреждениенең терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваланучы өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәчләре тапшырган. «Бу көнне без егермедән артык авыру пенсионерны куандырдык. Алар игътибар күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле иде, ә яхшы кәеф, белүебезчә, – сәламәтлек нигезе», - дип хәбәр итте Рима Кәрим кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International