Кәрәкәшле авылы елъязмасы тагын бер тарихи чара белән тулыланды - 4 октябрьдә җирле мәктәп диварында филология фәннәре докторы һәм профессор Фәһимә Хисамовага мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Тарихи чарага авыл халкы, мәктәп укучылары җыелды. Әлеге истәлекле көн белән аларны бу изге эшнең чишмә башында торган район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, «Ак калфак» оешмасының Ютазы районы бүлекчәсе начальнигы, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хәмидуллина котладылар. Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән чыгыш ясаган район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова, Фәһимә Хисамова кебек күренекле галимнәр булган өчен милләтебез мирасы бай һәм ул яшәячәк дип белдерде.
Кәрәкәшле мәктәбе укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мәрданова, туган якны өйрәнү музее директоры Динара Хәмидуллина Фәһимә Хисамованың тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Тарихи чараның тантаналы мизгеле җитте - якташыбыз, филология фәннәре докторы Фәһимә Миргали кызы Хисамова истәлегенә мемориаль такта ачу хокукы Наилә Хөснетдинова һәм Гөлнара Хәмидуллинага бирелде. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.