1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Ул көз көне уздырыла, чөнки бу вакытта табигатьтә барысы да сихри тынлык белән тула, күбрәк зирәклек һәм өлгергәнлек турында уйларга чумасың.
Урыссудагы 3 нче санлы мәктәптә Өлкән буынны хөрмәтләү көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Зирәк һәм "бик өлкән» педагогик хезмәт ветераннары өчен бу бәйрәм генә түгел, ә ял итү һәм бер-берсе белән аралашу өчен тагын бер мөмкинлек тә иде. Өлкән буын кешеләре белән очрашу «Картлыкка бер адым да юк, бер генә сәгать боегу да юк, бары тик куаныч-шатлык кына һәм күтәренке кәеф кенә!" дигән исем астында узды.
Чара бәйрәм концерты белән башланып китте, аны мәктәпнең педагог-оештыручысы Лилия Галимова әзерләгән иде. Бәйрәм концертын 9 нчы сыйныф укучысы Эдуард Вәлиев ачып җибәрде.
Олы яшьтәге кешеләр адресына рәхмәт сүзләре белән мәктәп директоры Ләйлә Янгулова, профком рәисе Алинә Коновалова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм мәктәп ветераннары советы рәисе Татьяна Гарифуллина мөрәҗәгать итте. Өлкәннәр көне - ул кызыклы тормыш белән яшәгән кешеләрнең йөрәк җылысы, тырыш хезмәтләре, өлкән буынның яшьләр белән уртаклашкан тәҗрибәсе өчен рәхмәт хисләрен чагылдыру көне дә.
Мәктәп ветераннарына бай, зур, иҗади программа бик ошады. 2-6 нчы сыйныф укучылары тамашачылар алдында ихлас күңелдән чыгыш ясады.
Ветераннар үткәннәрне искә алды, бүгенге турында фикер алышты, киләчәк турында хыялга бирелде, «пенсиядә тормыш әле башлана гына» дигән зирәк раслау белән килеште.
Ә аннан соң барысы да бәйрәм табынына чакырылды. Кунаклар чәй эчте, шаярышты-көлеште, баян моңы астында күңелле җырлар яңгырады, һәм, өлкәннәр йөзендә дә, яшьләр йөзендә дә тормыш дәвам итүгә куану очкыннары күрергә мөмкин иде.