Акбаш авылында агымдагы елда ачылган универсаль спорт мәйданчыгы тирәли агачлар утырттылар

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Акбаш авылында агымдагы елда ачылган универсаль спорт мәйданчыгы тирәли Республикада игълан ителгән табигатьне саклау акциясе кысаларында  4 октябрь көнне агачлар утырттылар.

Бу көнне авыл җирлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, җирле имам белән берлектә 26 төп гөлҗимеш куагы утырттык, - дип хәбәр итте Акбаш авылы җирлеге башлагы Ләйсән Синәгатуллина. Эшне киләчәктә дә дәвам итәргә планлаштыралар. Нарат һәм гөлҗимеш агачларын мәчетнең тышкы ягыннан һәм үзәк урамында утыртуны дәвам итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International