4 октябрь көнне Үзәк китапханәдә Туймазы районында яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова, Тимерҗан Низам улы Идрисов, Тамара Зиннәт кызы Фарваева белән иҗади очрашу булып узды. Шулай ук иҗади очрашуда безнең район шагыйрәсе Вәлиева Вәсилә дә катнашты. Шагыйрьләр белән үткәрелгән чарага чын мәгънәсендә шигырь сөючеләр җыелган иде. Китапханәче Г. Р. Камаеваның кереш сүзеннән соң, шигырь язучылар үз биографияләре, иҗатлары турында бәян итте, үз шигырьләренең ничек тууы, аларны беренче тапкыр каләм һәм кәгазь алуга нәрсә этәрүе турында сөйләде. Иҗади очрашуда катнашучыларны аларның кайчан иҗатка килүе һәм башка шундый сораулар кызыксындырды. Шигырь иҗат итүчеләр үз шигырьләрен укып ишеттерде һәм күп санлы сорауларга җавап бирде. Тимерҗан Низам улы татар халык җырларын башкарды, аңа катнашучылар да кушылды.
Очрашу бик җылы дустанә шартларда узды. Кичә ахырында кунакларга сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яңа шигырьләр иҗат итүләрен теләделәр.