Гриппны кисәтү сораулары буенча “кайнар линия”

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Бөтенроссия «кайнар линия»се кысаларында грипп һәм ОРВИны кисәтү буенча сорауларга җавап бирәчәк.

2019 елның 3 октябреннән 15 октябренә кадәр Роспотребнадзор Идарәсе белгечләре барлык теләүчеләргә гриппны профилактикалауга кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк.

Хезмәт белгечләре прививканы кайда ясатырга, вакцинациягә ничек дөрес әзерләнергә, прививканы башка прививкалар белән бергә кушарга мөмкинме-юкмы икәнлеге турында сөйләячәк.

Ведомство хезмәткәрләре ата-аналарга балаларны салкын тиюдән ничек саклап калырга, битлекләрне куллану кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка ысуллары турында аңлатырга әзерләр.

Идарә искәртеп узганча, гриппка каршы вакцинация грипп белән авыру ихтималын киметә, авыр өзлегүләрне булдырмый кала, эпидемия күтәрелеше чорында тормыш сыйфатын арттыра. Аеруча үзләрен грипптан өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник авырулары (астма, диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары) булган затларга һәм көчсез иммунитетлы кешеләргә саклау мөһим.

«Кайнар линия» гә 8(85593)2-67-32 телефоны буенча эш көннәрендә 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International