Татарча диктант-2019

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бөтен дөнья буенча "Татарча диктант" дип аталган акция узачак.

Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый ала. Акция - барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган ирекле һәм түләүсез чара. Татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр дә, татар телендә иркен сөйләшүчеләр дә катнашырга мөмкин. Диктант тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле филологлары тарафыннан билгеләнә.

Ютазы районында акция 19 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә, Урыссудагы 3 санлы мәктәптә (Пушкин урамы, 22а), Бәйрәкә, Акбаш, Каразирек, Ютазы, Кәрәкәшле, Әбсәләм, Димтамак, Кече Урыссу, Иске Урыссу мәктәпләрендә узачак.

"Татарча диктант" ның дәвамы 2 сәгать булачак. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылачак. Сертификатлар 30 ноябрьгә кадәр http://diktant.tatar/ сайтында урнаштырылачак. Белем бирү акциясен үткәргәннән соң диктант тексты «Ютазы таңы» район газетасында, Ютазы муниципаль районы сайтында урнаштырылачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (5593) 2-60-25, 89377763091.

Сезне "Татарча диктант" акциясендә катнашырга чакырабыз. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International