“Үз заманының герое” әдәби сәгате

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Бүген М.Ю. Лермонтов тууының 205 еллыгына багышланган «Үз заманының герое» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Алып баручы укучыларга шагыйрьнең катлаулы тормышы, кичерешләре, язмышы турында сөйләде. Аның сөйләвеннән чарада катнашучылар Михаил Лермонтовның төрле яклап талантлы кеше - рәссам һәм шагыйрь булудан тыш, яхшы музыкант та булуын, математиканы яратуын белделәр. Чарада катнашучылар М.Ю. Лермонтовның «Тучи», «Листок», «Тамара» кебек билгеле шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International