Үзәк балалар китапханәсендә Башкортстанның халык язучысы һәм шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан «Мостай Кәрим шигырьләрен укыйбыз» дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Живое слово Мустая» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда әдипнең китапханә фондында булган әсәрләре – шигырьләре, пьесалары һәм проза әсәрләре урын алган иде. Алар Мостай Кәримнең тирән фикерен, тормыш зирәклеген, шул ук вакытта гадилеген, фәлсәфи карашларын, һәм патриотизмын чагылдыра. Көн дәвамында күргәзмә янында аның иҗади мирасыннан булган шигырьләр укылды. Горурлык һәм соклану белән шагыйрьнең шигырьләрен китапханәнең яшь китап укучылары гына түгел, ә алар белән бергә күргәзмәдә булган әти-әниләре, шулай ук әбиләре дә укыды.