Ютазы районында баланс комиссиясе эшләде

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Ютазы районында Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова җитәкчелегендәге республика баланс комиссиясе булып китте.

Комиссия составында безнең районга Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре, Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт заказы агентлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Кооператив институт вәкилләре килгән иде.

Урыссу гимназиясе бинасында узган очрашуга районның шәхси эшмәкәрләре, кече һәм урта бизнес җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән шәхси эшмәкәрләр җыелды.

Баланс комиссиясе әгъзалары район бизнес вәкилләре өчен биш “түгәрәк өстәл” уздырдылар, аларда кече бизнеска ярдәм чаралары, үз продукцияләрен сатуны киңәйтү өчен биржа мәйданчыгы агрегаторы белән ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, авыл хуҗалыгы кооперациясе, үзмәшгульлек һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләрен кузгаттылар.

Кунаклар районның кайбер предприятиеләрендә, шул исәптән "Урыссу" сәнәгать паркында, "Электросоединитель" заводында, алдынгы агроформированиеләрдә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International