18 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында китапханә хезмәткәрләренең чираттагы семинары узды. Семинарда 9 ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе 2020 елга планнар турында фикер алыштылар. Шулай ук 21 ноябрьдә узачак «Россия символлары» олимпиадасын үткәрү турындагы сорауны карадылар. "Ютазы районы Үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ профсоюз оешмасы тарафыннан хезмәткәрләрне юбилей белән котлау һәм бүләкләр тапшыру күңелле мизгел булды.