«Торналар үлемсезлеккә оча» хәтер сәгате

2019 елның 18 октябре, җомга

18 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында Россиядә 22 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Ак торналар бәйрәменә багышланган «Торналар үлемсезлеккә оча» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова балаларга бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе, ни өчен торналар аның символына әверелүе турында сөйләде.  Ак торналар бәйрәме - барлык чорлар һәм халыкларның канкойгыч конфликтлары һәм террористик актлары вакытында һәлак булган гаепсез корбаннарны искә алу көне булуы турында сөйләде. Балалар Хиросима кызы Садако Сасаки турында моңсу хикәятне тыңладылар, аның фаҗигале тарихы авторны "Торналар" шигырен  язарга этәргән. Укучылар «Японский журавлик» җырын тыңладылар һәм «Кукушка», «От героев былых времен», «Журавли» җырларына видеоклиплар карадылар. Укучылар Стафичук Софья, Тяпова Полина һәм Галактионова Сабрина  башкаруында Рәсүл Гамзатовның «Журавли  в Гунибе», Юлия Друнинаның «Комбат», Николай Майоровның «Нам не дано спокойно сгнить в могиле» дигән шигырьләре яңгырады. Китапханәдә әлеге датага багышлап «Летят в бессмертье журавли» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда Р.Гамзатов, А. Твардовский, К. Сурков, Ю. Друнина, К. Симонов кебек шагыйрьләрнең шигырьләре, хәрби тематикага багышланган китаплар урын алган. Чара ахырында балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм «Торналар» дигән җыр сүзләре белән буклетлар тапшырылды.

Рәсүл Гамзатов барлыкка китергән Ак торналар бәйрәме бүгенге көнгә кадәр күңелләрне дулкынландыра .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International