Ютазы районында "Ак кул таягы" айлыгы башланды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

18 октябрьдә район мәдәният йортында Халыкара ак кул таягы көне кысаларында сукырлар җәмгыятенең ел саен үткәрелә торган пленумы булып узды.

Ел саен үткәрелә торган Ак кул таягы айлыгы күз проблемалары булган кешеләргә багышланган һәм җәмәгатьчелек игътибарын аларның проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Әлеге истәлекле дата белән җыелучыларны оештыру бүлеге начальнигы Наталья Майорова котлады. Пленумны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы җирле бүлекчәсе рәисе Гөлнара Әбилтарова ачып җибәрде. Үз докладында ул җәмгыять тарафыннан ел дәвамында башкарылган эшкә анализ ясады, җәмгыять әгъзаларының беркайчан да тцшенкелеккә бирелмәүләре, җәмгыятьтән ерагаймаулары, барысын да күңел күзләре аша күрергә тырышулары турында сөйләде.

Чарада шулай ук Бөгелмә районыннан килгән кунаклар - социаль педагог, "Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге" учреждениесенең Бөгелмә бүлекчәсе мөдире Рафис Вафин һәм татар төбәк оешмасы идарәсе әгъзасы Артем Пахарев та катнашты.

Әлеге чарада агымдагы елда туган көннәрен билгеләп үтүче юбилярларны котладылар. Гөлнара Әбилтарованың Ютазы районы сукырлар җәмгыятенә ел дәвамында даими ярдәм күрсәтеп торучыларга җәмгыять исеменнән Рәхмәт хатлары тапшыруы да пленумның күңелле мизгелләре булды.

Соңыннан җыелучылар район мәдәният йорты артистлары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International