Урыссуда “Тоннель " рейды узды”

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2019 елның 19 октябрендә 06:00 сәгатьтән 08:00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының өченче километрында Ютазы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

Рейдның максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны кисәтү, эчке эшләр министрлыгының исәпләре буенча җинаять һәм хокук бозулар өчен эзләнүдә булган затларны ачыклау. Рейд вакытында 87 автомашина тикшерелде, 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, 1 транспорт чарасы махсус тукталышка куелды.

Рейдта Ютазы районының ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченные, җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченный һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International