Ютазы герчеләре спорт мастеры нормативын үтәделәр

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Чуваш Республикасының Чабаксар шәһәрендә «Хыпар» газетасы призына гер спорты буенча Бөтенроссия турниры узды.

Чувашстан башкаласында 35 нче тапкыр «Хыпар» газетасы призына гер спорты буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда Чувашстаннан һәм илебезнең тагын 14 төбәгеннән — Марий Эл, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан, Краснодар краеннан, Волгоград, Самара, Ульяновск, Киров һәм башка өлкәләрдән 200дән артык спортчы катнашты.

Ярышларны оештыручылар хәбәр иткәнчә, турнир икенче ел «мастерларныкы» булып тора: гер күтәрүчеләр медальләр өчен көрәшеп кенә калмыйча, Россия спорт мастеры нормативын да үти алдылар. Шулай итеп безнең спортчылар Максим Егоров һәм Владислав Гавриков кандидатлык нормативын үтәделәр. Булат Вәлиуллин ярышларның көмеш призеры булды. Аларның тренеры - Руслан Зәбиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International