2-4 сыйныф укучылары өчен «Мин дөрес юлда» дип аталган экологик сәгать үткәрелде.
Балалар өчен презентация рәвешендә викторина әзерләнгән иде, ул үз эченә үсемлекләр, хайваннар һәм гөмбәләр дөньясы турында сорауларны алды.
Балалар бик теләп табышмак-сорауларга җавап бирделәр. Китапханә мөдире балаларга «Кошлар», «Хайваннар дөньясы» дип аталган табигать турында китаплар, шулай ук үсемлекләр турында, яшь натуралист энциклопедияләре укырга тәкъдим итте. Бергәләп табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук «Минем урам экологиясе» темасына да кагылып үттеләр.