Узган ял көннәрендә Иске Урыссу һәм Акбаш авыл җирлекләрендә, җирлек башлыклары Әминова Фәния һәм Синәгатуллина Ләйсән җитәкчелегендә, агачлар утырту буенча өмәләр булып узды. Өмәдә авыл Советлары, авыл мәдәният йортлары, мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашты. 134 нарат, 10 миләш, 8 слива һәм 59 гөлҗимеш үсентеләре утыртылган. Шулай итеп, уртак тырышлык белән туган авылларның һәм районның әйләнә-тирә мохитен саклауга саллы зур өлеш кертелә.