Әбсәләм авылында яшәүче Мәдинә Гаптелгали кызы Фәрукшина Ютазы районында иң өлкән кешеләрнең берсе. Аңа шушы көннәрдә 100 яшь тулды.
Хезмәт ветеранын бер гасырлык юбилее белән муниципалитет җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары район Закуан Ильясов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, район башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәдвафин, беренчел ветеранар оешмасы җитәксесе Миңнегөл Мостафина да котлады. Мәдинә Гаптелгали кызы, кыйммәтле бүләкләр белән беррәттән, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалары салынган котлау открыткалары да кабул итте.
Мәдинә Гаптелгали кызы Фәрукшина тумышы белән Әбсәләм авылыннан. Илдә Бөек Ватан сугышы башланып, ирен фронтка озаткан яшь хатын күкрәк баласы белән ялгызы торып кала. Шул килеш гаилә башлыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Илдә тыныч көннәр урнашкач, Мәдинә апа Димтамак авылы ир-егете белән гаилә кора. Илле елдан артык гомер иткән тормыш иптәше Моталлип озак еллар механизатор булып эшли. Мәдинә апаның урак вакытында комбайнга утырып кырга чыккан иренә ярдәмче булып барганын да авыл халкы хәтерли. Үз гомерендә Әпсәләм комбинатында да, авыл клубында да эшли ул.
Бер йөз яшьлек Мәдинә әби сәламәтлегенә бер дә зарланмый. Чөнки ул яшелчә-җимеш ашарга бик ярата икән. Аны бары тик колаклары ишетмәве һәм күзләре күрмәве генә борчый. Хезмәт ветеранын бүгенге көндә Лилия исемле туганы тәрбияли. “Без аны үзебезнең янга 95 яшь тулгач алып килдек. Шуңа кадәр ул мәстәкыйль яшәде. Әбиебезне тәрбияләп кенә яшәргә тырышабыз. Без аны бик яртабыз”, - диде ул.