ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегеннән материал кергән, административ тикшерү алып барыла.
Алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча чаралар үткәрү барышында Ютазы районы авылларының берсендәге шәхси йортта яшәүченең спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Гражданин 0,75 л сыешлыгындагы пластик шешәләргә тутырылган шикле сыйфатлы спиртлы сыекча сатып, законсыз юл белән акча эшләргә уйлаган.