Ютазы авылыннан Дания һәм Гамил Сабировлар яши торган йорт - торак пунктның бер күрке. Хәер, әлеге төзек һәм матур ихатада гомер итүче ир белән хатын үзләре дә авылда үрнәк гаиләләрнең берсе.
Беренче карашка, әллә ни артык купшылык та юк кебек. Гади фанер тактадан төшерелгән төрле бизәкләр белән бизәлгән капка һәм коймалар, челтәрләп ясалган йөзлекләр белән ямь бирелгән йорт стеналары һәм тәрәзәләр... Әмма алар, хуҗаларның үзләре кебек үк, әллә каян елмаеп каршы алып тора. Әлеге бизәкләрдә - хуҗаларның җан җылысы, күңел яктысы.
Гамил ага тумышы белән Еновка авылыннан. Хәрби хезмәттән туры Еновкага әйләнеп кайткан егетне булачак сөйгән яры белән дә туган авылы таныштыра. Илле елдан артык олы тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлаучы Сабировлар гаиләсе ерак Себер җирләрендә яшәгәндә дә, күрше Баулы шәһәрендә гомер иткәндә дә бер-берсенә булган саф хисләренә тап төшермиләр. Ир белән хатын дүрт балага гомер бүләк итә, гаилә тормышын тигез тарта. Сабировлар хезмәт куйган коллективларда да бик тиз абруй казана, тырышлыклары мактау кәгазьләре белән бәяләнә.
Әлеге матур гаилә турында тулы язма белән район газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.