Нәкъ менә шулай – халык өмәләре. Чөнки тирә-яктагы пычрактан тәмам гарык булган яшәүчеләр үз теләкләре белән өмәгә чыга. Шундый санитар чараларның чираттагысы бүген иртәнге якта Шамкин урамында урнашкан биш катлы йортлар белән гараж массивы арасындагы территориядә узды.
Якын-тирәдәге йортларда яшәүче кешеләре беренче тапкыр гына чыкмый инде мондый өмәләргә. Инициатор Дамир Уралов сүзләре буенча, алар мондый өмәләрне яздан ук башлаган. Кар астыннан чыккан каты көнкүреш калдыклары белән ун данә зур капчык тулган. Ә менә эре чүп-чарны төяп түгәргә автотранспорт бүлеп бирүче булмаган, гәрчә халык тиешле инстанцияләргә ярдәм сорап бер тапкыр гына мөрәҗәгать итмәгән булса да.
Бүгенге өмәдә Шамкин урамы халкы ялгыз булмады. Аларга ярдәмгә торак милекчеләре ширкәтләреннән дворниклар килде. Ниһаять, район электр челтәре коллективының да намусы уянды – йортлар артында аларның электр бинасы урнашкан һәм аның тирәли тулы санитариягә караш вәзгыять барлыкка килгән. Озын булып үскән агачлар электр үткәргечләргә тия башлаган. Әлеге хезмәт вәкилләре эшне шул агачларны кисүдән башлады.
Халык инициативасы белән узган бу өмәнең башка яклары, яшәүчеләрне борчый торган башка сораулар турында без газетаның киләсе атна санында тулы язма белән чыгыш тотачакбыз.