24 октябрьдә, җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәеше, аларга ярдәм итү һәм алар белән теләктәшлек турында искә төшерә торган «Ак кул таягы» айлыгы кысаларында, Үзәк китапханәнең уку залында «Күңел яктылыгы караңгыны таратыр» дип аталган чара үткәрелде. Чарада сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы әгъзалары катнашты. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова Халыкара «Ак кул таягы» көне тарихы белән таныштырды. Чара барышында кунаклар, алар өчен күрмәү кимчелекләре танылу өчен киртә була алмаган бөек затларның биографиясе белән таныштылар. Алар үзләрен тапкан һәм тормышларында төп максатка ирешкән. Алар арасында соклануга лаек Галилео Галилей, Николай Лобачевский кебек галимнәр, рельефлы-нокталы шрифтны барлыкка китергән Луи Браиль, танылган күрәзәче Ванга һәм изге Матрона кебек затлар бар. Чарада шагыйрь – Эдуард Асадов шигырьләре, шулай ук танылган музыкант һәм җырчы – Рей Чарльз һәм Диана Гурцкаяның музыкаль композицияләре яңгырады.
Катнашучылар белән күрмәүләре танылуга комачаулык итмәгән фән, сәнгать, әдәбият, музыка дөньясындагы искиткеч һәм талантлы кешеләр турында тематик викторина уздырылды. Аннары теләүчеләр «Поводырь» уенында үзләрен сынап карадылар, анда күзләрне бәйләп, ак кул таягы һәм озата баручы кеше ярдәмендә каршылыкларны җиңеп, билгеләнгән юлны узарга кирәк булды. Уенда катнашучылар ярыш барышында үзләренең нинди кыенлыклар белән очрашулары һәм башка тәэссоратлары турында сөйләделәр. Макаров Георгий һәм Мияссаров Линар башкаруында искиткеч музыкаль композицияләр барысына да канәгатьлек һәм яхшы кәеф өстәде. Очрашу, кабул ителгәнчә, чәй өстәле артында тәмамланды.