2019 елның 29 октябренә БДДХдан һава торышы фаразы

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Уңайсыз метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, төньяк атлантик циклоннарның Россиянең Европа территориясенә чыгуы белән бәйле, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак. Атмосфера фронтлары узганда, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем, температураның сизелерлек түбәнәюе, юлларда бозлавык барлыкка килүе көтелә. Шулай ук атмосфера басымының шактый һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.

29 октябрьдә, сишәмбе көнне, явым-төшем көтелми. Температура төнлә +1 ..-4° булачак, көндез - 0..+5°. Чәршәмбе, 30 октябрьдә, иртән һәм көндез юеш кар, кар явуы көтелә .Температура төнлә -1 ..-6° ка кадәр, көндез 0..+5°. Пәнҗешәмбе көнне, 31 октябрьдә, кар көтелә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран. Температура төнлә -1..-6°, көндез +1..-3°. Алдан фаразлаулар буенча, республикада 1-2 ноябрьдә бик салкын һава торышы көтелә, вакыты белән бераз кар явачак. Температура төнлә -4..-9° ка кадәр төшәчәк, көндез +1 ..-4° тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International