Сирин Батыршин – репрессияләнгән шагыйрь.
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган,"Сирин Батыршин - репрессияләнгән шагыйрь" дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәдә катнашкан Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары шагыйрь Сириннең тормыш һәм иҗат юлы, аңа багышланган күргәзмә, шулай ук репрессия корбаннары булган башка авылдашларының тормыш юллары белән таныштылар.