"Китап дәваханәсе"

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

28 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән «Китап дәваханәсе» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Чараның максаты -китапның кеше тормышындагы ролен аңлату, балаларны китапка сакчыл карарга (ертмаска, китап битләренә язмаска, рәсемнәр төшермәскә, ертылганда, аларны мөстәкыйль рәвештә яки өлкәннәр ярдәмендә ябыштырырга) өйрәтү, балаларны китап укуга җәлеп итү. Балалар китапханәсе мөдире Ю.Агафонова китапның кеше тормышындагы роле турында таныштыру әңгәмәсе үткәрде, балаларга китап турында табышмаклар чишәргә, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә алырга тәкъдим итте. Китапханә хезмәткәрләре укучылар белән җилем, скотч, кәгазь, бетергеч һәм кайчы кебек кул астындагы гади чаралар ярдәмендә китапларны «тормышка кайтару” сере белән уртаклаштылар. Китаплар белән сак караш кагыйдәләрен, шулай ук «Китап дәваханәсендә” эшләгәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне истә тотып, балалар китапларны «дәваларга» керештеләр - бөкләнгән битләрне тигезләделәр, китап битләре читендәге язмаларны бетергеч белән бетерделәр, китап тышларын төпләделәр - скотч яки җилем белән ябыштырдылар. Балалар өчен “Китап дәваханәсе” - ул уен, хезмәт һәм яңа осталыклар булды. Малайлар һәм кызлар эш барышында үз хезмәтләренең әһәмиятен тойдылар һәм китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр! Шулай итеп, балалар китапларга яңа тормыш бүләк итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International