2019 елның 31 октябрендә гаиләдәге һәм көнкүрештәге низагларны профилактикалау сораулары буенча телефон «кайнар линия»се ачылачак

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019 елның 31 октябрендә гаиләдәге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналарның балаларын тәрбияләүдә бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган вазгыятьләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.

Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Гражданнарга түбәндәгеләр консультацияләр биреләчәк: Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International