2019 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыру максатларында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2019 елның 16 октябрендәге «2019 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турында» 05/13-09/5284 номерлы хаты нигезендә, Ютазы муниипаль районы Башкарма комитеты карар итә:
1. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларгатүләүсез юридик ярдәм күрсәтергә (хокукый характердагы документлар төзүгә аерым игътибар биреп): ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбеннән булган затларга, үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүче затларга, уллыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларын үткәрергә.
2. Балаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чараны үткәрү урыны итеп Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 38 ( 2 кат) адресы буенча урнашкан 206 нчы бүлмәне (Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Советы бинасы) билгеләргә.
3. Балаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрү датасын һәм вакыты итеп 2019 елның 20 ноябрен, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр билгеләргә.
4. Чарада катнашу өчен үз эшчәнлекләрен ТР Ютазы муниципаль районы территориясендә гамәлдә ашырган түбәндәге органнар һәм оешмалар вәкилләрен чакырырга: 1) ТР буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы; 2) ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте Идарәсе; 3) ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге; 4) Ютазы муниципаль районы Советының юридик бүлеге; 5) адвокат; 6) нотариус; 7) социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар (булган очракта).
5. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә опека һәм попечительлек секторы һәм «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ
вәкилләре балаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чараларны үткәрүдә мәҗбүри катнашырга тиеш.
6. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында 2019 елның 12 ноябренә кадәр урнаштырырга.
7. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә балаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрүдә җаваплы итеп Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире С. А. Абрамовны һәм «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе башлыгы Г.М. Гыйлаҗеваны билгеләргә.
8. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгыма алам.
Җитәкче А.Ә. Шафигуллин