Рус сөйләме дәресе - "Галиҗәнәп Сүзлек”

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Урыссудагы 3 нче санлы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханәдә белешмә басмалар белән танышу, сүзлекләрдән файдалану күнекмәләрен үстерү максатларыннан «Галиҗанәп сүзлек” дип аталган китапханә дәресе үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева рус теле сүзлекләре турында сөйләде, алардан файдаланырга өйрәтте, аңлашылмаган сүзне яки тәгъбирне нинди сүзлектән карарга кирәклеген төшендерде. Укучыларның игътибары сүзлекләрнең сүзләр турында кирәкле мәгълүмат бирә алуына, кешенең гомуми культурасын билгели торган сөйләм культурасын һәм дөрес итеп язу сәләтен арттыруына ярдәм итә алуына юнәлтелде. Укучыларга уеннар һәм биремнәр тәкъдим ителде, аларны үтәү өчен китапханәнең белешмәлек фондын практикада куллану кирәк булды. Карточкалардагы биремнәр бик кызыклы булды – аларда чит телдәге сүзгә аның русча төрдәшен сайлау; аңлатмалы сүзлек белән кайбер сүзләрнең мәгънәләрен табу; этимолгик сүзлек ярдәмендә кайбер сүзләрнең килеп чыгышын аңлату; орфографик сүзлек буенча үзләрен тикшереп, төшеп калган хәрефләрне кую кебекләре бар иде. Биремнәрне балалар тиз һәм уңышлы үтәделәр. Шулай ук балаларга «Даль сүзлеге турында буктрейлер» һәм «Энциклопедияләр һәм сүзлекләр заманы” видеоролигын карау мөмкинлеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International