Ел саен ноябрьнең икенче атнасы, 2019 елда - 11-15 ноябрьдә, Бөтендөнья сыйфат атнасы билгеләп үтелә, ә 2019 елда ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе - 14 ноябрь - Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан танылган халыкара бәйрәм - сыйфат көне буларак билгеләп үтеләчәк.
Идарә каршындагы Кулланучылар хокукларын яклау буенча rонсультатив советтагы оешмалар белән берлектә, продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан, республика кулланучылар базарында киң күләмле агарту эшләре алып бару планлаштырыла.
Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге кулланучыларга парфюмерия-косметика продукциясен сайлау кагыйдәләре турында искә төшерә.
Кагыйдәләр һәм техник регламент нигезендә, сатучы товар һәм аны җитештерүче турында сатып алучыга үз вакытында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны җиткерергә тиеш. Кулланучы өчен мәгълүмат үз эченә алырга тиеш:
• продукция атамасы һәм аның билгеләнеше;
• җитештерүче исеме һәм аның урнашу урыны (илне дә кертеп, юридик адрес);
• кулланучыдан претензияләр кабул итүгә җитештерүче тарафыннан вәкаләтле оешманың исеме һәм урнашу урыны;
• номиналь күләме (массасы 5 млн. нан ким булган продукциядән яки парфюмерия-косметика продукциясеннән тыш);
• төсе яки тоны (декоратив косметика өчен);
• фторидның масса өлеше (авыз куышлыгы гигиенасы чаралары өчен);
• яраклылык срогы һәм саклау шартлары, әгәр алар стандарттан аерылса;
• саклык чаралары (кирәк булганда);
• партия номеры яки махсус код;
• продукцияне куллану ысуллары турында мәгълүмат;
• ингредиентлар исемлеге;
• балалар өчен косметикага тиешле мәгълүмат язылу зарур.
Сатып алучыга духи, одеколон белән махсус понюшкалар кулланып танышу мөмкинлеге бирелергә тиеш.
Парфюмерия-косметика продукциясен сатып алыр алдыннан, яраклылык срогы чыкмавына инанырга кирәк. Югыйсә парфюмерия-косметика продукциясе аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Кулланучы, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта (әгәр алар сатучы тарафыннан әйтелмәсә), түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
• шул ук маркалы товарга алыштыру (шул ук модель һәм (яки) артикула);
• сатып алу бәясен яңадан исәпләү белән башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру;
• сатып алу бәясен киметү;
• сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.
Шул ук вакытта кулланучы чыгымнарны тулысынча каплауны һәм неустойка түләүне таләп итәргә хокуклы.