Физик белемнәрне популярлаштыру, фәнни һәм техник иҗатка ярдәм итү, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау максатыннан, Балалар иҗат үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Эксперимент-шоу" дип исемләнгән тәҗрибә һәм экспериментлар фестивале узды. Бәйге ике этапта үткәрелде. Беренче этапта катнашучылар үзләренең эшләрен, тәҗрибәләрен һәм экспериментларын тәкъдим иттеләр. Икенче этапта катнашучылар балалар иҗаты үзәге педагоглары тәкъдим иткән экспериментларны һәм тәҗрибәләрне үткәрделәр.