Һәр агачка утыртучысының исеме бирелде. Әлбәттә, бу идея җиңел генә килмәде. 2019 елның 20 октябрендә «БлагоДарение» хәйрия фонды (аны гамәлгә куючысы – И.Ф. Салихов) проектлар конкурсы үткәрде. Урыссу мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпнең «БУМЕРАНГ» отряды волонтерлары (җит. Галиева А. Н.) Ютазы муниципаль районының мәктәп-интернат территориясендә «Алма бакчасы» проектын тормышка ашыру өчен 10 000 сум акча откан. Әлеге проектны Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Әдип улы Шафигуллин хуплаган.
Яшь волонтерлар ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр. Балаларыбызның ихлас куанычлары Сезне тормышыгызда бәла-казалардан сакласын. Барлык кешеләргә таләп ителгән мәрхәмәтлелегегез өчен аерым рәхмәт белдерәсебез килә.
Шулай итеп, тиздән интернат-мәктәптә алма бакчасы барлыкка киләчәк.