Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогына («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы Татарстан муниципаль районнарыннан алып киленгән ит, казылык , сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм Яңа елга кадәр атна саен үткәреләчәк. Төрле мәйданчыклардагы ассортиментның үз үзенчәлекләре бар, һәм алар халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Нинди продукция кирәклеге турында шәһәрлеләр ярминкә мәйданчыкларында хәбәр итә ала. Моның өчен махсус тартмалар каралган.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре бик теләп йөри һәм бу зур социаль әһәмияткә ия. Пенсионерларны, гадәттәгечә, камыр ашлары һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзе тикшерәчәк. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыны белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте