«ЗУР ЭТНОГРАФИК ДИКТАНТ-2019» АКЦИЯСЕ

2019 елның 1 ноябре, җомга

Бүген Урыссудагы 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узды. Ул Россиянең 85 төбәгенең һәрберсендә һәм 38 чит илдә уза. Диктант этнографик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.

«Зур этнографик диктант» ны оештыручылар - Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Удмурт Республикасының милли сәясәт министрлыгы.

Татарстан Республикасында Диктант Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Безнең районда оештыручылар - мәгариф бүлеге (муниципаль координатор: Хәбибуллина С. Р., җаваплы оештыручы - Сәлимова Ф. М.)

Акция инде дүртенче ел үткәрелә, һәм без диктант узганнан соң катнашучыларның үз тамырларын, ата-бабаларының традицияләрен өйрәнү, янәшәдә яшәүчеләр турында тагын да күбрәк белү теләге уяныр дип өметләнәбез.

Тестны тикшерү волонтерлар һәм мәйданчык кураторы тарафыннан башкарылачак, баллар куелган нәтиҗәләр сезнең идентификация номерлары буенча мәйданчыкта, акциянең www.miretno.ru сайтында һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның www.fadn.gov.ru сайтында 2019 елның 12 декабрендә урнаштырылачак. Шуңа күрә үзенең идентификация номерларын саклау зарур. Биремнәргә дөрес җаваплар www.miretno.ru сайтында басылып чыгачак һәм www.fadn.gov.ru милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык сайтында 2019 елның 10 ноябрендә урнаштыралачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International