Хөрмәтле райондашлар!

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Барыгызны да Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Татарстан Республикасы Конституциясе көне - республикабызның иң мөһим бәйрәме.

Конституция - ул гамәлдәге иҗтимагый, икътисадый һәм дәүләт төзелешен, кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре нигезләрен ныгытучы, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары системаларын гамәлгә куючы дәүләтнең Төп Законы. Шуңа күрә Татарстан өчен төп Законны кабул итү бик зур әһәмияткә ия һәм республика үсешендә яңа этап булды. Бүген Татарстан Россиядә алдынгы урыннарны били, чәчәк атучы төбәк булып тора. Республиканың, районның барлык халкына озак елларга иминлек һәм бәхет телим! Бәйрәм белән!

 

Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. Ә. Шафигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International