Хөрмәтле референдумда катнашучылар !

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 ноябрендә Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә үзара салым кертү соравы буенча Референдум үткәреләчәк.

Сезне 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр сайлау участокларына чакырабыз.

Тавыш бирү көнендә үз сайлау участогына (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлек торышы сәбәпле) килү мөмкинлеге булмаган очракта, сезгә гариза нигезендә, Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясе бинасында 2019 елның 13 ноябреннән 19 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бирелә: Урыссу штб, Пушкин урамы, 38 йорт (4 кат, 405 бүлмә), тел. 2-81-12 яки үзегезнең участок сайлау комиссиясе бинасында 2019 елның 20-23 ноябрендә 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эш көннәрендә, ял көннәрендә - 8сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр.

Тавыш бирү көнендә мөстәкыйль рәвештә җитди сәбәп (сәламәтлек торышы, инвалидлык) буенча тавыш бирү урынына килә алмасагыз, бинадан тыш тавыш бирү мөмкинлеге бирү турында язма гаризагыз яисә телдән мөрәҗәгатегез 2019 елның 14 ноябреннән башлап 2019 елның 24 ноябренә 14.00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә тапшырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International