Акбаш мәдәният йортында гомеренең күп өлешен бик җаваплы тармакка - мәдәният тармагына багышлаган Рәмзилә Хәйруллинаның юбилей кичәсе узды.
Рәмзилә Хәйруллина - Акбаш авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1972 елда Казанга киномеханик белгечлеге алу өчен укырга китә. Аны уңышлы тәмамлый һәм туган якларына әйләнеп кайта. 1976 елда авыл үзәгендә яңа мәдәният йорты барлыкка килә. Бу авыл халкы өчен зур шатлык була. Заманында Рәмзилә ханым мәдәният йортында киномеханик булып эшли. Ә 1990 елда авыл советы рәисе киномеханик булып эшләүче Рәмзилә Хәйруллиннаның мәдәният йорты мөдире вазыйфаларын башкаруын сорый.
Аның гомер бәйрәмендә юбилярны котларга килгән Акбаш авыл җирлеге вәкилләре, район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов, өлкән методист Ләйсән Хәйриева, Иске Урыссу авылыннан күп еллар бер чорда эшләгән хезмәттәшләре Раилә Садыйкова һәм Венера Мезенцева юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Хөсәенова исеменнән котлау хаты тапшырдылар. Бәйрәмнең иң якты мизгелләренең берсе - туганнар, якыннар, балалар һәм оныклар котлавы булды. Оныклар әбиләрен җыр-бию белән тәбрикләсәләр, туганнары аның адресына җылы теләкләр җиткерде.