Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә " Халыклар бердәмлеге - илнең көче!" дип аталган чара уздырылды. Анда Урыссудагы 1 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук Урыссудагы 3 нче санлы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, “караңгы көннәр”, Мәскәүне Польша илбасарларыннан азат итү, илне азат итүдә Минин һәм Пожарскийның роле турында сөйләде. Аннары Россия символлары: гимн, флаг һәм герб турында әңгәмә кордылар. Ватан, батырлык, кыюлык турында мәкальләр искә төшерелде. Балалар өчен шулай ук «Россия бердәмлеге - халыклар дуслыгында!» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде. Бәйрәм төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә һәм диннәргә караган россиялеләр - гомуми тарих язмышлы бердәм халык дигәнне искәртергә тиеш. Чара рәсем конкурсы белән тәмамланды.