Үзмәшгульләргә консультация бирү буенча «Тикшерелгән бизнес» кайнар линиясе

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

"Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы экспертлары (http://provbiz.ru) эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга түләүсез консультацияләр бирә, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив һәм дөрес җавап бирәләр.

“Тикшерелгән бизнес “ ресурсының түләүсез "кайнар линия" телефоны - 8 800 222-37-22.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан эшли башлады. Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, профессиональ керемгә салымны тестлау буенча дүрт пилот төбәкләренең берсе итеп сайланган.

ТР Икътисад министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International