Чара күңелле мизгелләрдән башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында уңышы белән Яңа Каразирек авыл клубы директоры Зөлфия Гафиятованы тәбрикләде , Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ирина Иванаевскаяны, аның тәрбияләнүчеләре Мария Борисованы һәм Ильяс Галимуллинны «Роза ветров-2019» халыкара конкурсында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен котлады. Ютазы муниципаль районында спортны үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен самбо буенча тренер Радик Җәләевкә һәм «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы тәрбияләнүчесе Олег Гугляга Ютазы муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук муниципалитет җитәкчесе яңа авыл җирлеге башлыгын тәкъдим итте: Ютазы авыл җирлегенә җитәкче итеп Наил Җәләев билгеләнгән. Элеккеге җирле үзидарә башлыгы Гөлнара Сафиуллина эш урынын алыштыру сәбәпле, вазифасыннан киткән. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның җирле үзидарә үсешенә шактый зур өлеш керткәне өчен Аяз Шәфигуллин аңа Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Аннары «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» МУП техникасының кышкы чорга әзерлеге турында директор Илшат Камалдинов чыгыш ясады. Муниципалитет башлыгы ягыннан аңа һава торышының үзгәрүенә оперативрак игътибар итәргә һәм киләсе кышта юлларны кардан чистарту эшенә вакытында керешергә дигән теләкләр әйтелде.
Ютазы муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов көзге чәчү эшләре нәтиҗәләре турында сөйләде.
Андрей Владимирович фермерлар өчен шундый кискен булган проблеманы - аучылар автотранспортының көзге культуралар чәчкән басуларга керүе, киләсе уңышның көпчәкләр астында юкка чыгуы проблемасын күтәрде. Җитмәсә, бу сансызлыкка фермерларның кыргый хайваннар өчен аучылык җәмгыятенә ел саен азык бүлеп бирүенә карамастан юл куела. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елда гына да ярты миллион сумга якын азык бүлеп бирелгән. Аучыларның әлегә гаебе исбат ителмәгән, тик хәзер урманга гөмбәгә бармыйлардыр бит инде? Аяз Шафигуллин җирле ау оешмасы җитәкчесе Марат Хафизовны үз
җаваплылыгындагы сораулар белән ныклап шөгыльләнергә, вәзгыятьне контрольдә тотарга һәм мондый тәртипсезлекләргә юл куймаска чакырды.
Тәнзилә ЗӨБӘЕРОВА