Урыссу бистәсендә шәхси йорт территориясендә янгын чыкты

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

2019 елның 9 ноябрендә Урыссу бистәсендә шәхси йорт территориясендә янгын чыкты.

22 сәгать 08 минутта БДДХның 42 нче янгын сүндерү частенә шәхси йорт территориясендә мунча яна башлавы турында телефоннан хәбәр килде. Янгын сүндерүгә Ютазы янгын саклау гарнизонының көчләре һәм чаралары юнәлтелде. Беренче янгын сүндерү подразделениесенең вакыйга урынына килеп җитүенә түбәдәге агач конструкцияләрнең ачык януы күзәтелде, ут күрше корылмаларга таралу куркынычы сакланды. Бәхеткә, янгынны янгын сагы подразделениесе вакытында сүндерде. Янәшәдә урнашкан корылмалар янгын нәтиҗәсендә зыян күрмәде, күршеләрнең милкенә зыян килмәде.

Марат Бәдриев, күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International