Район сәнәгать тармагы эшчеләре белән очрашу

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Район җитәкчелеге Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты һәм “Волма-Әбсәләм” җәмгыяте хезмәтчәннәре белән очрашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шарипов халыкны 2019 елда республика программалары һәм үзара салым хисабына район күләмендә башкарылган эшләр белән таныштырды һәм киләсе елга билгеләнгән чаралар турында сөйләде. Аларны тулы кыйммәтле итеп уздыру өчен, ул сәнәгатьчеләрне үзара салам кертүне билгеләүче референдумда актив гражданлык позициясе күрсәтергә чакырды.

Ахырда чарада катнашучылардан сораулар яңгырады. Алар, асылда, район үзәгендәге юллар белән беррәттән, авылларда да тузган юлларның төзекләндерүгә мохтаҗлыгына, сукбай этләр артуына, ясалма яктылык булмаган участоклар булуына кагылды. Сораулар каләм очына алынды.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International