Район хастаханәсендә капиталь ремонт дәвам итәчәк

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллинның Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашуы күңелле миссиядән башланып китте.

Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре һәм юбилей даталары уңаеннан табибәләр Лариса Гаделшинага, Гөлчирә Хәлиуллинага һәм шәфкать туташы Светлана Гыймрановага районның Рәхмәт хатларын тапшырды. Аяз Әдипович шулай ук коллективка шатлыклы хәбәр җиткерде - Урыссу үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонт киләсе елда да республика программасы буенча дәвам итәчәк. Һәрхәлдә, Татарстанның сәламәтлек саклау министры шулай дип вәгъдә иткән. Бу райондагы башка күп кенә объектлар белән беррәттән, медицина учреждениесендә дә ремонт эшләре кайнаячак дигән сүз.

Агымдагы елда башкарылган эшләр турында тулы мәгълүмат алган хастаханәнең хезмәт коллективы белән Аяз Шафигуллин киләсе елга билгеләнгән чаралар турында фикер алышты. Ул чарада катнашучыларны 24 ноябрьдә узачак үзара салым кертү соравы буенча референдумда актив катнашырга чакырды, шул рәвешле без куелган барлык бурычларга да ирешә алачакбыз, дип ассызыклады ул.

Әлбәттә, сораулар да яңгырады. Беренче чиратта, баш табиб Светлана Шакирова үз хезмәт коллективы исеменнән район җитәкчелегенә торак пунктларда, бигрәк тә Урыссу бистәсендә, урам исемнәре язылган элмә такталарны күренеп торган урыннарда беркетү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Очрашу барышында муниципаль программа буенча медицина хезмәткәрләренә индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре алу буенча кайбер төгәллекләр кертелде. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен киләчәктә урау юлда җәяүлеләр аркылы чыгу урыннары булу-булмавы, Яңарыш паркында төзелә торган конструкцияләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве кызыксындырды. Хезмәт коллективы белән очрашуда районның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләр вәкилләре катнашу сәбәпле, аларның һәркайсына конкрет җавап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International