Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге дата алдыннан Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпнең 2-4 сыйныф укучыларына "Кулга-кул тотыныйк, дуслар" дип исемләнгән толерантлык сәгате үткәрделәр. "Толерантлык иле" презентациясе ярдәмендә балалар "толерантлык" сүзенең мәгънәсен аңладылар, ни өчен толерант булырга кирәклеге турында фикер алыштылар, толерант кешенең үзенчәлекләрен атадылар. Чара барышында балалар уеннарда катнаштылар һәм күнегүләр ясадылар. "Без ниләр белән охшаш" дигән уен аеруча кызыксыну уятты - анда теләгән һәр бала сыйныфташлары арасыннан нинди дә булса билге буенча үз-үзенә охшаган укучыны табарга тиеш булды. Чарада дуслыкка, шәфкатьлелеккә, бердәмлеккә багышланган шигырьләр яңгырады. Толерантлык - бөтен дөньяда тынычлыкның төп шарты булып тора, дигән нәтиҗә ясалды. Чара кәгазьдән ясалган куллардан “дуслык кояшы” ясау белән тәмамланды.