Район мәдәният йортында өлкәннәр көне, якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан, “Супер әби-2019” бәйгесе узды.
Агымдагы елда бәйге районда тәүге тапкыр узды. Анда катнашырга районның төрле авылларыннан 12 әби теләк белдергән. Алар арасында кул осталары, шигырь язучылар, җырчы-биючеләр, нәфис сүз осталары, спорт белән шөгыльләнергә яратучылар, күпләп мал асраучылар һәм башка бик күп төрле эшләр белән мавыгучылар бар. Берсе дә кул кушырып өйдә утыра торган түгел, актив тормыш белән яшәүчеләр. Бәйгенең иң көткән һәм иң дулкынландыргыч мизгелләре - 2019 елның «Супер-әби»сен игълан иттеләр. Дөрес, катнашучыларның берсе дә бүләксез һәм исемсез калмады. Алар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр итеп билгеләнде.
Фото:http://yutazy.ru/photo/super-babushki-yutazinskogo-rayona-na-rayonnoy-stsene