Янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Әбсәләм «Светлячок» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 2019 елның 18 ноябрендә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерү үткәрелде.

Планлы тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгының түбәндәге таләпләре үтәлеше тикшерелде:

- янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыру чараларын үтәү;

- территорияне, биналарны, корылмаларны һәм бүлмәләрне карап тоту;

- эвакуация юллары һәм чыгу юллары торышы;

- янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү буенча документлар, шулай ук компетенция чикләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белү;

- персоналның янгын килеп чыгу очрагында гамәлләргә әзерлеге;

- үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, территорияләрне, биналарны карап тоту тәртибе;

- янгынга каршы сак чараларынын булуы, монтажның дөреслеге һәм аларның эшкә сәләтлелеге (автоматик янгын сүндерү сигнализациясен урнаштыру, янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү һәм монтажлау дөреслеге);

- беренчел янгын сүндерү чараларының булуы һәм төзеклеге .

Тикшерү чарасы тәмамланганнан соң, Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары Марат Бәдриев учреждениедә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында планнан тыш янгынга каршы инструктаж үткәрде, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән укыту-тренировка эвакуациясе уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International