Ютазы районында эш визиты белән Татарстанның баш алкоголь инспекторы булып китте

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген 2019 елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Утырышта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты. Районда алкоголь базарының торышы, алкогольнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау, суррогатлар белән агулану, райондагы кайбер кешеләрнең алкогольне чамадан артык кулланулары турында сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International