Ютазы пенсионерлары шахмат һәм шашка уены артында

2019 елның 22 ноябре, җомга

Әлеге минутларда “Олимп” спорт комплексында районның өлкән буын вәкилләре арасында шахмат һәм шашка ярышлары уза.

Әлеге акыллы уен өстәлләре артына утырганчы, чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, инвалидлар оешмасы рәисе Дамир Уралов сәламләде. Елдан-ел бу төр уенда катнашырга теләүчеләр саны арта буруын, гомумән, Ютазы районында шахмат-шашка уйнарга яратучыларның күп булуын күз уңында тотып, Зоя Васильевна муниципалитет вәкиленә районда Шахматчылар клубы оештыруда инициатива күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Чыннан да, бүген уза торган ярышларга да кеше күп җыелды. Спорт чарасын оештыручыларга хәтта өстәмә өстәлләр һәм урындыклар да куярга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International