Татарстанның 17 районында үзара салым буенча референдум уза

2019 елның 22 ноябре, җомга

Элегрәк тавыш бирү республиканың 21 районында узган иде.

Бүген, 1 декабрьдә, үзара салым буенча Татарстанның 17 районында референдум уза. Тавыш бирү республиканың Арча, Әгерҗе, Түбән Кама, Биектау, Спас һәм башка районнарында бара.

Тукай районында иң зур сумманы - 1000әр сум җыярга тәкъдим итәләр. Түбән Кама районында яшәүчеләр иң аз салым кертәчәк – анда салым күләме 200 сум тәшкил итә.

Элегрәк референдумнар Татарстанның 21 районында 17 һәм 24 ноябрьдә узды. 8 декабрьдә үзара салым буенча тавыш бирү республиканың тагын 15 районында узачак, ә Тәтеш районы референдумнарга 22 декабрьдә кушыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International