"Театр - ул тылсымлы дөнья, анда бала уйнап куана, ә уенда ул дөньяны танып белә!” - 6 нчы салы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелгән "Театр һәм балалар” чарасы әлеге сүзләрдән башланды. Балалар үзәк балалар китапханәсе мөдире Ю.И. Агафонова нәниләрне театрның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, алар театр сәнгатенең ничек һәм кайчан барлыкка килүен, беренче театрларның ничек оешуын белделәр, театр битлекләре турында сөйләштеләр, курчак театрларының төрләре белән таныштылар, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Аннары балаларга актерлар ролендә булырга тәкъдим ителде. Битлекләр киеп, кечкенә артистлар «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерде, алар чыгышы тамаша кылучыларга хуш килде.
Әлеге чарага "Театр һәм китап" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, аның буенча театр турындагы китапларга күзәтү ясалды. Чара " Фиксики. "Шәүләләр театры”, " Маша һәм Аю. Бөтен тормыш театр!" мультипликацион фильмнарын карау һәм театраль премьера хөрмәтенә көчле алкышлар белән тәмамланды.